Татар эшмәкәрләре берләште.

22 гыйнварда Оренбург шәһәрендә  өлкәсенең беренче татар эшмәкәрләре съезды узды. Шунда Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге татар эшмәкәрләренең  Берлеге оешты һәм Идарәсе сайланды. Аңа егерме ике  кеше керә.  Идарәнең җитәкчесе - Әнвәр Искәндәров.  Әнвәр Рәшит улы Татар Каргалысы авылы егете.  Биш меңнән артык халкы булган әлеге авыл үзенең борыңгы тарихын, мәдәниятын, мәгарифен, рухын, динен саклый.

         Әлеге оештыру съездында Оренбург өлкәсенең төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан эшмәкәрләр, фермер хуҗалыгы җитәкчеләре,  Өлкә Думасы депутатлары, җирле үзидарә башлыклары, шулай ук Оренбург өлкәсенең  сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Наталья Белобородина, өлкә хакимиятенең милли эшләр буенча Идарә җитәкчесе Веналий Амелин катнашты. Съезд эшендә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы,  Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоцияциясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев һәм Бөтенроссия  татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов бар иде. Съезда катнашучылар оешманың уставын кабул иттеләр, татар эшмәкәрләренең эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү, милли мәдәниятебезнең яшәешен, киләчәген тәэмин итү, мәчетләрне, мәдрәсәләребезне аякка бастыру, турында фикер алыштылар. Татар авылларының хәле, бүгенге яшәеше, икътисадый багланышларына багышланган аерым сөйләшү дә булды. 

© 2010 avillar.org. Все права защищены.
Разработка и дизайн сайта - ООО "Белем.ру"