Чувашия Республикасы

Чувашия Республикасы флагы
Чувашия Республикасы гербы

Чува́шия Респу́бликасы (Чува́шия, чуваш. Чăва́ш Республики́) — Россия составындагы республика (федерация) субъекты. Россиянең европа өлеше үзәгендә урнашкан. Республиканың башкаласы Чабаксар шәһәреннән алып федерация башкаласы Мәскәүгә кадәр ара 630 км. чамасы. Si от Giorgio Armani Giorgio Armani Beauty.

Республиканың үз конституциясе һәм закон чыгару органы бар.

Чувашия Республикасы Көнчыгыш-Европа тигезлегенең көнчыгышында урнашкан, күпчелек өлеше - Идел елгасының уң як ярында - Сура һәм Зөя кушылдыклары арасында. Территориясе — 18,3 мең кв. км.

Көнбатышта Нижгар өлкәсе, төньякта Марий Эл Республикасы, көнчыгышта - Татарстан Республикасы, көньякта Мордовия һәм Ульяновск өлкәләре белән чиктәш.

Чувашия Республикасының дәүләт телләре булып чуваш һәм рус телләре санала.

Администрация: 

Чувашия Республикасы ПрезидентыМихаил Васильевич Игнатьев (1961 нче елның 8 гыйнварында, Чуваш АССРның Чабаксар районы Кече Тархан авылында туган) — дәүләт эшлеклесе, Чувашиянең икенче Президенты, аннан алда Чувашия Республикасының Министрлар Кабинеты әгъзасы булган. Милләте белән — чуваш.

2002 нче елның 14 гыйнварыннан алып 2004 нче елның 6 маена кадәр — Чувашия Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары — Чувашия Республикасы авыл хуҗалыгы министры.

2004 нче елның 6 маеннан алып — Чувашия Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары — Чувашия Республикасы авыл хуҗалыгы министры.

2010 нчы елның 21 июлендә Чувашия Республикасы Президенты постына тәкъдим ителә.

Күренешләр: 
Чувашия Республикасы
Чувашия Республикасы
Чувашия Республикасы
Чувашия Республикасы
© 2010-2015 avillar.org. Барлык хокуклар якланган.
Сайт төзү һәм дизайн - "Белем.ру" ҖЧҖ