slideshow 1

“Шүрәле” татарча, инглизчә һәм французча яңгырады

Самарда 15нче мәртәбә “Татар балалары җырлый” исемле фестиваль узды. Быел бу мәдәни чара мәшһүр шәхесебез Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган иде. Отправляясь на молодежную вечеринку, стоит приобрести карнавальные линзы Adria Crazy.

Моңа кадәр балалар фестиваленә татар авылларындагы мәктәпләрдә белем алучы укучылар килсә, быел исә өлкәнең Похвистнево районында урнашкан Подбельски авылындагы рус мәктәбендә укучы татар балалары килде.

Подбельски урта мәктәбендә 400 бала укый, шуларның 100е – татарлар. Бу мәктәпкә күрше алты урыс авылыннан да балаларны ташыйлар.

Төмән өлкәсенең I Татар фольклор фестивале үтте

Фестивальдә йөздән артык кеше катнашты. Халык иҗаты бәйрәме өч буынны бергә сәхнәгә җыйды.
 Әлеге бәйгедә Төмән районы Шыкча авылының “Шытыр-шатыр” фольклор төркеме Гран-прига ия булды. Алар тамашачыларга “Каз куу” күренешен күрсәтте.

Татарстан дәүләт фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова фестивальдә халыкның тормыш-көнкүрешен чагылдырган күренешләр күп булуын һәм бик кызыклы йолаларны да сәхнәгә чыгаруларын әйтә. Өч буын бергә очрашкан вакытта өлкәннәрнең байлыгы яшьрәкләр күңеленә күчә.
 

Оренбур сәхнәсендә премьера

“Аферист”та уйнаучылар
 13.04.2011
фирүзә әбсәләмова

8 апрельдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры тамашачыларга драматург Рәфис Корбанның әсәре буенча куелган “Аферист” спектаклен тәкъдим итте. Сатирик комедияне Татарстаннан килгән иҗат төркеме сәхнәләштерде: куючы режиссёр – Гафур Каюмов, рәссам – Булат Нәсихов һәм композитор – Вәсим Әхмәтшин.

Хәзер сайтта

Хәзер сайтта 0 кулланучы һәм 7 кунак.
© 2010-2015 avillar.org. Барлык хокуклар якланган.
Сайт төзү һәм дизайн - "Белем.ру" ҖЧҖ