slideshow 1

Авыл тарихын языйм дисәң...

Авылларыбыз тарихы әле тулаем язылмаган. Килер бер көн һәм бу эш хакимият югарылыгында хәл ителер. Әлегә авыллар тарихын язарга шул авылдан чыккан зыялылар халкы алына. Авыллар тарихы төрлечә бәяләнә. Үткәннәргә бәйле туасы көн турында уйланулар да, бүгенге халәт-язмышыбызны барлап, уйлар йомгагының кирегә – үткәннәргә таба тәгәрәгәннәре дә бар. аренда бытовок

Авыл тарихын язганда күп очракта олы яшьтәге авылдашларыбыздан ишеткән риваять-сөйләмнәргә игътибар итәбез. Аларда үткәннәр кайтавазы. Шул вакытта һәр авылның документлар рәвешендә сакланучы бай мирасы да бар. Авыл тарихын язганда Русия дәүләтенең борынгы актлар архивы (РГАДА, Мәскәү, Б.Пироговская 17.), Татарстан Республикасының Милли архивы (ТР МА, Казан, Кави Нәҗми урамы 7), Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсе һәм Башкортстан Республикасының үзәк архивында (ЦГИА РБ, Уфа, Карл Маркс урамы, 4) сакланучы документлар ярдәмгә килә.

Без яшәгән төбәктәге географик шартлар шул халәттә меңьелларча сакланган. Бу үзенчәлек җир бүленешенә бәйле документларда да чагыла (ТР МА. Фонд. 324.). Татарстан җирлегендә беренче карталар күп очракта 1795 елдан соң узган 5 нче ревизия вакытында сызылган. Аларда авыл урамнары, юлларның урнашуы, елгалар, тегермән буалары, кыр, болынлык урман чикләре билгеләнгән. Җир бүленешенә бәйле документларда авылның яшәеше, авыл кешеләренең саны һәм аларның эшчәнлеге турында күп төрле мәгълүмат бар.

Бөтендөнья татар конгрессының V съезды

2012 елның 6-9 декабрендә Бөтендөнья татар конгрессының V съезды узачак. Съездда 800 делегат катнашачак. Шул исәптән, Россия Федерациясенең 61 төбәгеннән - 423 делегат, 218 — чит илдә яшәүче милләттәшләребез, 150 кеше — Татарстан Республикасыннан, 300дән артык — кунаклар һәм 120 журналист көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы съезды Конгресс оешуның егерме еллыгына туры китереп уздырыла. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 1992 елның июнендә Бөтендөнья татар конгрессының Беренче съезды җыелды һәм ул һәр биш ел саен уздырылып килә. Бөтендөнья татар конгрессының гомуммилләт идеясе буларак оешуын һәм үз тирәсенә милләттәшләрне туплавын билгеләп үтәргә кирәк. Алда узган съездлар татар халкының үсешендә зур роль уйнады.

“Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең чираттагы сайлап алу туры Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында узды

Бәйгене оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы.

Хәбәр ителгәнчә, аның алдагысы Самара өлкәсенең Гали авылында булган иде. Урмай авылында узган бәйгедә Чувашия Республикасының өч районыннан - Батыр, Комсомол һәм Ибрәс районнарыннан татар кызлары катнашты.

Жюри “Хуҗабикә”, “Балам-багалмам”, “Туган якны яратучы”, “Үз эшенең остасы”, “Булганнан бар да була” кебек төрдә җиңүчеләрне билгеләделәр. Кызларның барысы да уңганнар, булганнар. Һәркайсы үз номинациясендә җиңүче.

Хәзер сайтта

Хәзер сайтта 0 кулланучы һәм 5 кунак.
© 2010-2015 avillar.org. Барлык хокуклар якланган.
Сайт төзү һәм дизайн - "Белем.ру" ҖЧҖ