"Авыл кызы" бөтенроссия татар милли конкурсының сайлап алу турлары бара

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килгән Бөтенроссия «Татар авыллары» иҗтимагый берләшмәсе һәм «Сөембикә» журналы "Авыл кызы" бөтенроссия татар милли конкурсы үткәрелүе турында хәбәр итә. https://avto-sila.com

Конкурсның максаты: татар халкының милли культурасына карата кызыксыну уяту, белгечләрнең көчен тарих һәм мәдәният өлкәсендә берәштерү, иҗади элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту, һөнәри осталык һәм сәнгать дәрәҗәсен арттыру максатыннан авыллардагы яшь белгечләрнең идеяләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашу.

Бәйгенең төп таләпләре: татар халкының һәм туган якның мәдәниятен, тарихын белү, татар телендә иркен сөйләшү. Конкурста 20 яшьтән алып 30 яшькәчә булган РФ территориясендә даими яшәүче туташ вә ханымнар катнаша ала.

Конкурста катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә бәяләнәчәк:

  1. «Үз эшенең остасы»
  2. «Балам-багалмам»
  3. «Хатын-кыз» зирәклеге
  4. «Талант»
  5. «Бу минем туган ягым»
  6. «Хуҗабикә»
  7. «Тамашачы мәхәббәте».

Хәзерге вакытта сайлап алу турлары бара.

© 2010-2015 avillar.org. Барлык хокуклар якланган.
Сайт төзү һәм дизайн - "Белем.ру" ҖЧҖ