Бөтендөнья татар конгрессының V съезды

2012 елның 6-9 декабрендә Бөтендөнья татар конгрессының V съезды узачак. Съездда 800 делегат катнашачак. Шул исәптән, Россия Федерациясенең 61 төбәгеннән - 423 делегат, 218 — чит илдә яшәүче милләттәшләребез, 150 кеше — Татарстан Республикасыннан, 300дән артык — кунаклар һәм 120 журналист көтелә. СМОТРЕТЬ центр создания сайтов

Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы съезды Конгресс оешуның егерме еллыгына туры китереп уздырыла. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 1992 елның июнендә Бөтендөнья татар конгрессының Беренче съезды җыелды һәм ул һәр биш ел саен уздырылып килә. Бөтендөнья татар конгрессының гомуммилләт идеясе буларак оешуын һәм үз тирәсенә милләттәшләрне туплавын билгеләп үтәргә кирәк. Алда узган съездлар татар халкының үсешендә зур роль уйнады.

Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы 376 милли-мәдәни оешманы берләштерә, аларның 203 е —Татарстанда һәм Россия Федерациясендә, 123 е — чит илләрдә. БТК Башкарма комитеты белән 50 яшьләр берләшмәсе хезмәттәшлек итә.

БТКның төп максаты: татар халкын һәм аның җәмәгать оешмаларын берләштерү; татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисади һәм рухи үсешендә булышлык итү; милли-мәдәни үсеш өлкәсендәге максатчан программаларны төзү һәм тормышка ашыру.

Съездда БТК Башкарма комитетының 2007-2012 еллардагы эшенә нәтиҗәләр ясау, алдагы елларда татар халкының үсеш юлларын билгеләү, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклап калу механизмын уйлап табу һәм яшьләрне милли мәдәнияткә тарту турында сүз барачак.

Съездда ТР Фәннәр Академиясе галимнәре һәм бүтән министрлык һәм ведомстволар тәкъдим иткән, татар халкының этник бердәмлеген саклау турындагы Концепция проекты тикшереләчәк.

Делегатлар һәм съезд кунаклары өчен кызыклы программа тәкъдим ителә. Ул өч секциядә уза торган "Татар милләтенең үсеш юллары", " Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны ", " Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге " дип аталган пленар утырышларны үз эченә ала. Мәдәни чараларга килгәндә исә, делегатлар һәм кунаклар Г.Камал исемендәге театрда спектакль һәм Татартсан, Россия сәнгать осталары катнашында зур концерт програмасын карый алачаклар. Алар шулай ук Республикабызның берничә районында булып, анда яшәүче милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше белән дә таныша алачак.

Съездда рәсми рәвештә "Татар иле" дип аталган Бөтендөнья татар социаль челтәре тәкъдир ителәчәк.

БТК Башкарма комитетының эшчәнлеге турындагы отчет татар һәм рус телләрендә аерым китапчык итеп нәшер ителде. Шулай ук "Милләтне үстерү хакына" дигән БТК документлары җыентыгы, 2012 елда узган яшьләр һәм дини форумнар материаллары, Бөтендөнья татар конгрессының 20 еллыгына багышланган тупланма дөнья күрде.

Съездга кунак итеп түбәндәгеләр чакырылды:

  • Мәхмүт Гәрәев — отставкадагы армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, профессор.
  • Роберт Нигъмәтуллин — Россия Фәннәр академиясе академигы, физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр Академиясенең Океанология институты директоры.
  • Рәшид Сюняев - Физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе әгъзасы.
  • Роальд Сәгъдеев — Россия физигы, СССР Фәннәр Академиясе академигы, физика-математика фәннәре докторы (АКШ).
  • Рәйсә Атамбаева — Кыргызстан Республикасы Президентының тормыш иптәше.
  • Марат Башаров — Россиянең театр һәм кино актеры, Россиянең дәүләт премиясе лауреаты.
  • Шамил Тарпищев — теннисчы, тренер, Совет һәм Россия спорты эшлеклесе.

Белешмәләр өчен телефон: 299 77 17

Чыганак: http://tatarile.org/congress 

© 2010 avillar.org. Барлык хокуклар якланган.
Сайт төзү һәм дизайн - "Белем.ру" ҖЧҖ