Казанга татар эшкуарлары җыелды

III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныБүген Казанга Россия төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләре җыелды. Алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы чакыруы белән килде.

14-16 март көннәрендә башкалабызда III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтә. Эшмәкәрләр җыенында Россиянең 33 төбәгеннән һәм Татарстаннан 400 делегат катнаша. Шулай ук чарада Татарстан хакимият органнары вәкилләре, бизнесменнар, галимнәр, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашачак, дип белдерә проект авторлары.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре Казанга менә инде өченче мәртәбә җыела. Быел делегатлар арасында Ростов өлкәсе һәм Хабаровски краеннан килүчеләр дә бар. Шулай ук Кытайдан татар эшмәкәрләрен көтәләр.

Башкарма комитет җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү, аның яңа формаларын кертү гражданнар җәмгыятен ныгытуда һәм Россия төбәкләрендәге татарларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итә. Чара шушы максатларны күздә тотып оештырылып килә. Алар татарлар төпләнеп яшәгән урыннарның социаль-мәдәни үсешендә эшмәкәрлек ролен ныгытыр дип көтелә.

Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы татар авылларын саклау һәм үстеруне үзләренең мөһим бурычлары дип саный. Алар төрле төбәктә яшәүче авыл эшкуарлары белән даими элемтәдә тора.

Чиләбе өлкәсенең Конашак районы Үзбәгәрәк авылы җитәкчесе Эльза Газизова үзе белән җыенга 5 яшь эшмәкәр алып килгән. Аларның теләкләре - Татарстан республикасындагы коллегалары белән танышу, тәҗрибә уртаклашу. “Конгрес оештырган мондый чарада беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Былтыр да бик нәтиҗәле очрашулар оештырылды. Татарстан, гомумән, үз халкы мәнфәгатьләрен кайгыртучан республика буларак тирә-юньдә танылган. Сезнең тәҗрибәгә таянып эш итәсебез килә”, - ди Эльза ханым.

Бүген җыен делегатларын “Ярдәм” мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту–тернәкләндерү үзәге белән таныштырачаклар. Шулай ук Казан кунакларын Иске Татар бистәсенә алып бару да каралган. Ә кичен кунаклар Г.Камал театрында Г.Камалның “Банкорт” спектаклен тамаша кылачак.

15 март көнне“Корстон” сәүдә–күңел ачу комплексында III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узачак. Биредә халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар һәм хәләл продукция ярминкәсе дә оештырыла.

16 мартта исә татар эшкуарларын Самар өлкәсе Гали авылына алып барачаклар. Монда кунакларны Гали авылы эшмәкәрләренең эшчәнлеге белән таныштырырга ниятлиләр.

© 2010 avillar.org. Барлык хокуклар якланган.
Сайт төзү һәм дизайн - "Белем.ру" ҖЧҖ