Оешма яңалыклары

Казанга татар эшкуарлары җыелды

III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныБүген Казанга Россия төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләре җыелды. Алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы чакыруы белән килде.

14-16 март көннәрендә башкалабызда III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтә. Эшмәкәрләр җыенында Россиянең 33 төбәгеннән һәм Татарстаннан 400 делегат катнаша. Шулай ук чарада Татарстан хакимият органнары вәкилләре, бизнесменнар, галимнәр, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашачак, дип белдерә проект авторлары.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре Казанга менә инде өченче мәртәбә җыела. Быел делегатлар арасында Ростов өлкәсе һәм Хабаровски краеннан килүчеләр дә бар. Шулай ук Кытайдан татар эшмәкәрләрен көтәләр.

Башкарма комитет җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү, аның яңа формаларын кертү гражданнар җәмгыятен ныгытуда һәм Россия төбәкләрендәге татарларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итә. Чара шушы максатларны күздә тотып оештырылып килә. Алар татарлар төпләнеп яшәгән урыннарның социаль-мәдәни үсешендә эшмәкәрлек ролен ныгытыр дип көтелә.

Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыены

14-16 мартта Казанда Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыены булачак.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан чакырыла.

Чара кысаларында эшкуарлар Сукырлар өчен мөселман укыту-реалибитация үзәге эшчәнлеге һәм “Ярдәм” мәчете, хәләл продукция һәм халык кәсеп товарлары җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсе белән танышачак.

Катнашучыларны шулай ук Иске татар бистәсе җуйлап җәяүле сәяхәт көтә, аларны Г.Камал исемендәге ТДАТына спектакльгә алып бару, Самара өлкәсенең Әлкәй авылындагы авыл эшкуарларының эш тәҗрибәсе белән таныштыру планлаштырыла.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашыр дип көтелә.

“Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең чираттагы сайлап алу туры Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында узды

Бәйгене оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы.

Хәбәр ителгәнчә, аның алдагысы Самара өлкәсенең Гали авылында булган иде. Урмай авылында узган бәйгедә Чувашия Республикасының өч районыннан - Батыр, Комсомол һәм Ибрәс районнарыннан татар кызлары катнашты.

Жюри “Хуҗабикә”, “Балам-багалмам”, “Туган якны яратучы”, “Үз эшенең остасы”, “Булганнан бар да була” кебек төрдә җиңүчеләрне билгеләделәр. Кызларның барысы да уңганнар, булганнар. Һәркайсы үз номинациясендә җиңүче.

© 2010 avillar.org. Барлык хокуклар якланган.
Сайт төзү һәм дизайн - "Белем.ру" ҖЧҖ