Котлыйбыз

Самара өлкәсендә һәр елны “Халык тануы” исемле акция уза. Өлкә күләмендә узган әлеге бәйгедә, 2010 елда башкарган хезмәтләре өчен, “Шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек” номинациясендә Похвистнево районына кергән Гали авылында яшәүче “Хәләл” ит ризыклары әзерләү цехының генераль директоры Рәсих Мөҗәһит улы Латыйпов беренчелекне яулады. Милләтпәрвәр бу шәхес авылдашлары өчен бик зур, мәртәбәле эшләр башкара. Аның матди һәм рухи ярдәме белән авылда бәйрәмнәр, конкурс, фестивальләр уздырыла. Ул урта мәктәпкә дә, мәдрәсәгә, мәчетләргә һәрчак булышып тора. Татар китаплары белән авыл һәм мәктәп китапханәсен баетты. Узган 2010 елда Гали авылында беренче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары сабантуе гөрләде. Анда Татарстан Президенты, Самара өлкәсе губернаторы, Россиянең вице-премьеры катнашуы бу чараның бик зур югарылыкта узуы турында сөйли. Әлеге бәйрәмне оештыруда да Рәсих Латыйповның хезмәте бәяләп бетергесез. Рәсих Мөҗәһит улы районның “Туган тел” җәмгыятен дә җитәкли. Шул ук вакытта ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршындагы эшләп килүче “Бөтенроссия татар авыллары оешмасы”ның рәис урынбасары да.

© 2010 avillar.org. Барлык хокуклар якланган.
Сайт төзү һәм дизайн - "Белем.ру" ҖЧҖ