Новости села

Котлыйбыз

Самара өлкәсендә һәр елны “Халык тануы” исемле акция уза. Өлкә күләмендә узган әлеге бәйгедә, 2010 елда башкарган хезмәтләре өчен, “Шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек” номинациясендә Похвистнево районына кергән Гали авылында яшәүче “Хәләл” ит ризыклары әзерләү цехының генераль директоры Рәсих Мөҗәһит улы Латыйпов беренчелекне яулады. Милләтпәрвәр бу шәхес авылдашлары өчен бик зур, мәртәбәле эшләр башкара. Аның матди һәм рухи ярдәме белән авылда бәйрәмнәр, конкурс, фестивальләр уздырыла. Ул урта мәктәпкә дә, мәдрәсәгә, мәчетләргә һәрчак булышып тора.

© 2010 avillar.org. Барлык хокуклар якланган.
Сайт төзү һәм дизайн - "Белем.ру" ҖЧҖ