Авыл яңалыклары

Алабайтал авылында Тукай бәйрәме

Габдулла Тукайның тууына 125 еллыгы алдыннан Оренбур өлкәсенең Алабайтал авылы мәктәбе укучылары тагын бер тапкыр шагыйрь иҗатының мәңгелек булуына инанды. Мәктәптә “Сөйкемле Шүрәле” исемле бәйрәм үтте. профессиональное зеркало в прихожую нашел тут

Оренбур татар драма театры сәхнәләштергән “Шүрәле ачу сакламый” әкият-мюзикл авыл балаларын иҗатка этәрде.

Балалар Тукай әсәрләрен яхшы өйрәнгән, үзенчәлекле рәсемнәр ясаган. Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең әсәр каһарманнарын пластилиннан, агачтан, чүпрәктән ясаса, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар Тукайның әсәрләрен рәсемнәр аша белдерде.

Мәскәү Тукай туган көнгә әзерләнә

Мәскәүдә Габдулла Тукай юбилеена әзерлек бара. 24 апрельдә Татар мәдәни үзәгендә “Энҗе бөртекләре” фестиваленең йомгаклау концерты узачак. 26 апрель көнне Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу тантанасы булачак. 27 апрельдә Пушкин театрында Казан яшьләр театры “Печән базары” спектаклен күрсәтәчәк.

26 апрельдә Татар мәдәни үзәгенә бик якын булган бер урында, Новокузнецкий урамында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылыр дип көтелә. Бу турыда сүз берничә ел бара иде инде. Хәтта һәйкәлгә акча җыяр өчен фонд та ачылды дигән хәбәрләр йөргән иде. Тик нигәдер ул эшләрнең нәтиҗәсе күренмәде.
 

“Асылъяр” төркеменең тәүге тамашасын халык яратты

Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йортында “Асылъяр” төркеменең “Җыр керсен күңелгә” дип аталган беренче концерты булып узды. Ул Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланды. Тамаша Тукайның “Туган авылым” шигыре белән башланды.

“Асылъяр” төркеменең оешуына әле бер ел да юк. Әмма аларны Ижау тамашачысы инде күп кенә чараларда күреп, яратып өлгерде. Ансамбльнең кызлары халкыбыз уеннарына нигезләнеп, җырлы-биюле чыгышлар әзерли.

“Шүрәле” татарча, инглизчә һәм французча яңгырады

Самарда 15нче мәртәбә “Татар балалары җырлый” исемле фестиваль узды. Быел бу мәдәни чара мәшһүр шәхесебез Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган иде.

Моңа кадәр балалар фестиваленә татар авылларындагы мәктәпләрдә белем алучы укучылар килсә, быел исә өлкәнең Похвистнево районында урнашкан Подбельски авылындагы рус мәктәбендә укучы татар балалары килде.

Подбельски урта мәктәбендә 400 бала укый, шуларның 100е – татарлар. Бу мәктәпкә күрше алты урыс авылыннан да балаларны ташыйлар.

© 2010 avillar.org. Барлык хокуклар якланган.
Сайт төзү һәм дизайн - "Белем.ру" ҖЧҖ