Казанда 20-22 мартта IV Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак

Казанда 20-22 мартта IV Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм "Бөтенрусия татар авыллары" иҗтимагый оешмасы оештыра. Анда 40-42 төбәктән 500дән артык эшмәкәр катнашачак. Әлеге җыенда Русиягә кертелгән чикләүләр, импортны алмаштыру кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.

Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да планлаштырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты эшчәнлегендә татар авылларын саклау һәм үстерү эше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Татар конгрессы башлангычы белән төзелгән “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы илнең төрле төбәкләрендә авыл-хуҗалыгы бизнесында алдынгы юнәлешләр тәкъдим итүче эшмәкәрләр белән актив эш алып бара.

"Авыл кызы" бөтенроссия татар милли конкурсының сайлап алу турлары бара

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килгән Бөтенроссия «Татар авыллары» иҗтимагый берләшмәсе һәм «Сөембикә» журналы "Авыл кызы" бөтенроссия татар милли конкурсы үткәрелүе турында хәбәр итә.

Конкурсның максаты: татар халкының милли культурасына карата кызыксыну уяту, белгечләрнең көчен тарих һәм мәдәният өлкәсендә берәштерү, иҗади элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту, һөнәри осталык һәм сәнгать дәрәҗәсен арттыру максатыннан авыллардагы яшь белгечләрнең идеяләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашу.

Бәйгенең төп таләпләре: татар халкының һәм туган якның мәдәниятен, тарихын белү, татар телендә иркен сөйләшү. Конкурста 20 яшьтән алып 30 яшькәчә булган РФ территориясендә даими яшәүче туташ вә ханымнар катнаша ала.

II Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегендә татар авылларын саклау һәм үстерү эше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. БТК БК башлангычы белән төзелгән “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы илнең төрле төбәкләрендә авыл-хуҗалыгы бизнесында алдынгы юнәлешләр тәкъдим итүче эшмәкәрләр белән актив эш алып бара.

2012 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында беренче Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Монда авыл-хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган мөһим проблемалар турында фикер алышулар булды. Вакыт җыенда күтәрелгән сорауларның бүген дә актуаль икәнен күрсәтә һәм алар даими игътибарны таләп итә.

Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены биредә катнашучыларның чыгышларын тыңлап һәм заманча авыл-хуҗалыгы бизнесы проблемаларын төрле яклап тикшереп, түбәндәге карарга килде:

"Авылым минем" бәйгесе

Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы бергәләп "Авылым минем" исемле конкурс игълан итәләр.

Бәйгенең максаты: дөнья буйлап сибелгән татар авылының бүгенге хәл-әхвәленә, үткәндәге мирасына, гореф-гадәтәребез, йолаларыбыз, туган телебез, матур үрнәк татар гаиләләренең яшәешенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Бәйгенең шартлары:

Бәйгедә кайда яшәвенә, һөнәренә, белеменә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар "Халкым минем" газетасына кызыклы, гыйбрәтле язмаларын 2013 елның 30 декабренә кадәр җибәрә алалар. Язмаларның жанры чикләнми. Бары тик әдәби әсәрләр генә кабул ителми. Язмалар урыс телендә дә булырга мөмкин. Яхшы дип табылганнары, газетада бастырылачак.

Яңа ел котлавы

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Сезне барчагызны да якынлашып килүче яңа 2013 ел бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, шатлыклы, куанычлы, күңелле, өстәлләрегез ризык тулы түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелләрегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Өй бусагаларыннан караңгылык, салкынлык, бәла-каза, кайгы-хәсрәт кермәсен. Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр, саулык-сәламәтлек алып килсен. Гаилә учагыгыз гел балкып торсын, якыннарыгыз, дусларыгыз һәрвакыт яннарыгызда булсын!

Ихтирам белән, "Бөтенроссия татар авыллары" иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов

Бөтендөнья татар конгрессының V съезды

2012 елның 6-9 декабрендә Бөтендөнья татар конгрессының V съезды узачак. Съездда 800 делегат катнашачак. Шул исәптән, Россия Федерациясенең 61 төбәгеннән - 423 делегат, 218 — чит илдә яшәүче милләттәшләребез, 150 кеше — Татарстан Республикасыннан, 300дән артык — кунаклар һәм 120 журналист көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы съезды Конгресс оешуның егерме еллыгына туры китереп уздырыла. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 1992 елның июнендә Бөтендөнья татар конгрессының Беренче съезды җыелды һәм ул һәр биш ел саен уздырылып килә. Бөтендөнья татар конгрессының гомуммилләт идеясе буларак оешуын һәм үз тирәсенә милләттәшләрне туплавын билгеләп үтәргә кирәк. Алда узган съездлар татар халкының үсешендә зур роль уйнады.

“Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең чираттагы сайлап алу туры Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында узды

Бәйгене оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы.

Хәбәр ителгәнчә, аның алдагысы Самара өлкәсенең Гали авылында булган иде. Урмай авылында узган бәйгедә Чувашия Республикасының өч районыннан - Батыр, Комсомол һәм Ибрәс районнарыннан татар кызлары катнашты.

Жюри “Хуҗабикә”, “Балам-багалмам”, “Туган якны яратучы”, “Үз эшенең остасы”, “Булганнан бар да була” кебек төрдә җиңүчеләрне билгеләделәр. Кызларның барысы да уңганнар, булганнар. Һәркайсы үз номинациясендә җиңүче.

“Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең сайлап алу туры Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында узды

Аны оештыручылар:Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә”.

Бәйгедә өлкәнең өч районындагы татар авылларннан 20 яшьтән алып 30 яшькәчә булган кызлар көч сынашты. Араларында студентлар, эшмәкәрләр, социаль эшчеләр, мәдәният хезмәткәрләре дә бар иде. Катнашучылар биш номинациядә көч сынашты. Алар арасында “Хуҗабикә”, “Балам-багалмам”, “Туган якны яратучы”, “Үз эшенең остасы”, “Булганнан бар да була” кебек төрдә җиңүчеләрне билгеләделәр.

«Халкым минем -2011» иҗат фестивале

Сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан Самара өлкәсенең Похвистнево районында «Халкым минем -2011» иҗат фестивале уздырыла. Бу быел өченче тапкыр үтәчәк. Монысы Г. Тукайның 125 еллыгына, Самара губериясенең 160 еллыгына багышлана.

 Аны оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Самара өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы.

Әлеге бәйгедә татар авылыннан булган, бакча яшендәге балалардан башлап 25 яшькәчә булган яшьләр катнаша ала. Алар өч төркемгә бүленәләр:10 яшькә кадәр, 11 яшьтән – 15 яшькәчә, 16 – 25 яшькәчә. «Халкым минем -2011» катнашучылар нәфис сүз, вокал, милли уен коралларында уйнау номинациясендә катнаша алачак.

© 2010-2015 avillar.org. Барлык хокуклар якланган.
Сайт төзү һәм дизайн - "Белем.ру" ҖЧҖ